«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә «Артек» халыкара лагере партнеры булырга тәкъдим ителде

2019 елның 19 июле, җомга

Кичә Кырымда бу хакта «Артек» Халыкара балалар үзәге генераль директоры Константин Федоренко Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр телевизион фестиваленең гала-концерты ачылышында хәбәр итте.

«Артек-Арена» да Татарстанның 22 районыннан 250 лауреат һәм җиңүче үз иҗатын тәкъдим итте.

«Мин концерт оештыру дәрәҗәсе һәм тәкъдим ителгән номерларның матурлыгы белән таң калдырам. Менә инде 16 ел «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җәйге смена кысаларында үзенең иҗатын бүләк итә. Партнерлык һәм аның белән бергә фестиваль чикләрен дә киңәйтергә вакыт җитте. Бүген без Татарстан Президентына «Созвездие-Йолдызлык» ның «Артек» та ай саен концертларын үткәрү, 300 бушлай юллама бирү, шулай ук педагогик корпусның уртак эше һәм төбәкнең иҗади яшьләр белән эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу турында тәкъдимебезне юллыйбыз. Шуның белән бергә без Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка дөньякүләм яшьләр иҗади элитасын формалаштыру буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте Константин Федоренко.

Үз чиратында Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова «Артек» җитәкчелегенә күпьеллык хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен республика Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасының талантлы балаларының иҗади сменасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән 6-23 июль көннәрендә Кырымда уза.

«Йолдызлык» та катнашучылар Россиянең Кара диңгез флоты офицерлары һәм матрослары, су асты ветераннары һәм Герой-шәһәр халкы өчен Балаклав җир асты хәрби-тарихи музей комплексында һәм флот офицерлары йортында зур концерт күрсәттеләр инде. 20 июльдә фестивальдә катнашучылар Бакчасарай үзәк мәйданында традицион концерт бирәчәк, ул бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International