Татарстан командасы «Җиңү волонтерлары #ГотовКпобедам» Халыкара сменасында югары күрсәткечләргә ирештеләр

2019 елның 19 июле, җомга

15 - 19 июль көннәрендә Мәскәү өлкәсендә «Мин - Мәскәү өлкәсе гражданины» форумы кысаларында «Җиңү волонтерлары #ГотовКпобедам»Халыкара сменасы узды. Форум 18-30 яшьлек 1300 дән артык Җиңү волонтерын: региональ җитәкчеләрне, командалар лидерлары конкурсы финалистларын, җирле штаблар, иҗтимагый үзәкләр җитәкчеләрен, федераль проектлар координаторларын, төбәк бүлекләре активистларын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы Халыкара командасы вәкилләрен берләштерде.

Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан эшне оештыру буенча әзерлек уздылар, волонтерлар әзерләүнең бердәм стандартын эшләүдә катнаштылар.

Татарстан Республикасыннан форумда «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегенең 15 активисты катнашты.

Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы иң яхшы команда фотолары конкурсында җиңү яулады, шулай ук 149 мең сумнан артык акча җыеп, «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясен гамәлгә ашырган өчен рәхмәт хаты алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум кысаларында тим-лидерларның Бөтенроссия конкурсы финалистларын бүләкләү узды, алар арасында «Җиңү волонтерлары» Казан шәһәр бүлеге активистлары Светлана Коледина һәм Максим Стародубцев та бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International