Бакчасарайда «Созвездие-Йолдызлык» җәйге сменасы зур концерт белән тәмамланды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Өч сәгатьтән артык Бакчасарайның үзәк мәйданында Кырым татар балалар коллективларының һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең уртак концерты узды. Ачык һавадагы шәһәр бәйрәменә биш меңнән артык тамашачы җыелды.

Барлыгы 300 дән артык яшь артист 42 иҗади номер күрсәтте.

«Йолдызлык» балаларын җәйге иҗади сменаның уңышлы тәмамлануы белән котлап, Бахчисарай районы муниципаль берәмлеге башлыгы Рефат Дердаров Татарстан җитәкчелегенә районга даими шефлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Менә инде бишенче ел бу йолдызчыклар безне үз иҗатлары белән сөендерә. Бер концерт барлык яраткан шәһәр бәйрәменә әверелде. Кешеләр сезне көтә, кешеләр сезне ярата», - диде Дердаров.

Үз чиратында, Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова Бахчисарайда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм мондый уртак концертларның халыклар дуслыгын ныгытуын, балаларга туган телгә, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләвен ассызыклады.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты Раилә Гарипова, Россия хореографы, Мәскәү сәхнә пластиклары үзәге җитәкчесе Владимир Аносов һ. б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International