Бүген Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында Россия-Кытай Яшьләр бизнес-инкубаторының ябылу тантанасы узды. Чарада, Кытай Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Россия яшьләр берлеге рәисе урынбасары Татьяна Селиверстова һ. б. катнашты.
Бизнес-инкубаторның нәтиҗәсе - Циндао һәм Казан бизнес-партнерлары арасында хезмәттәшлек турында 15 нияткә кул куелды, шулай ук ике ил яшьләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштырылды. Бизнес-инкубатор хезмәттәшлекне үстерү өчен куәтле старт мәйданчыгы булды. Шулай ук Кытай резидентлары белән тагын 20 уртак проект планлаштырыла, бүгенге көндә алар өстендә эш алып барыла.