ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты ачык конкурс үткәрү юлы белән формалашачак

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының уналтынчы утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һ. б. катнашты.

Утырыш кысаларында 2014-2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты ачык конкурс үткәрү юлы белән оештырылачак, ул «ТР халкы сораштырулары» порталы аша яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International