Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар өчен оештырылган «Рубеж – 2019» республика җәйге профильле сменасында булды. Сменада республиканың 16 районыннан 100 кеше катнаша. Активистлар өчен армия шартлары тудырылган: алар атна дәвамында палаткаларда яшәячәкләр, физик әзерлекләр узачаклар. Смена кысаларында мастер-класслар, интерактив белем бирү лекцияләре, командада эшләү, иҗат кичәләре һәм спорт чаралары каралган.
Дамир Фәттахов палаткалы лагерь инфраструктурасы белән танышты. Искәртеп узабыз, Хабаровск өлкәсендә булган һәлакәт аркасында, палаткалы лагерьларда сменаларны министр шәхси контрольгә алды. Шулай ук Татарстан Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы йөкләмәсе буенча, лагерьләрдә янгын куркынычсызлыгы чаралары комплексын үтәүне өстәмә тикшерәләр.
Дамир Фаттахов билгеләп үткәнчә, «Форпост» - зур тарихлы хокук саклау хәрәкәте. «Актив тормыш позициясе, тирә-юньдә дөньяны яхшырак һәм куркынычсыз итәргә омтылу-хәрәкәттә катнашучыларны аерып тора. Бүгенге көндә дә «Форпост» яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Хәрәкәт бүгенге заман таләпләренә җавап бирергә, яшьләр өчен кызыклы һәм актуаль булырга тиеш. », - дип ассызыклады министр.