«іВолга 2.0»: тренинглар, мастер-класслар, проектларны яклау, грант ярдәме

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

23-31 июль көннәрендә Самара өлкәсендә «іВолга-2019» Идел буе федераль округының яшьләр форумы уза. Чарада ике меңнән артык кеше катнаша. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан делегатлары форумга нигез салынганнан бирле актив катнаша, 2012 елдан башлап «іВолга»проект-белем бирү программасын 700дән артык укучы үтте. Быел сигез көнлек мәгариф-грант форумында катнашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан 82 яшь кеше сайлап алынды.

Грантлар өчен катнашучылар форум дәвамында көрәшәчәк. Иң яхшы проектлар 150дән 300 мең сумга кадәр ярдәм алачак. «ІВолга 2.0» приз фонды 10 млн. сум тәшкил итә. Шулай ук, программа экспертлар белән консультацияләр, тренинг программалары, кунаклар белән очрашулар, иҗади факультативлар, спорт чаралары, эшлекле уеннар һәм төрле мастер-класслар үткәрүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International