18-22 августта Казанда Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы студентларның II Форумы узачак. Форумның максаты-студентларга республиканың алдынгы предприятиеләрендә эшкә урнашу һәм гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү. Форум техник һәм гуманитар белгечлекләр, IT өлкәсе буенча 150 талантлы студентны җыячак.
Форумда катнашу өчен Татарстанда республикадан читтә белем алучы (шул исәптән 2019 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары) студентлар чакырыла.
Гаризалар 25 июльгә кадәр сайтта кабул ителә http://www.compatriotsforum.ru/