Бүген Казанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы эшчәнлеген алга таба үстерү буенча округ семинар-киңәшмәсе башланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге " Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең мәгълүмати сәясәт һәм проектларны тормышка ашыру буенча директор урынбасары Евгения Белова, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең мәгариф сәясәте Департаменты җитәкчесе Андрей Толкачев катнашты.