Дамир Фаттахов: «Әлмәт белән яшьләр сәясәте буенча тыгыз эшчәнлек алып барыла»

2019 елның 26 июле, җомга

Бүген Әлмәткә эш визиты кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Әлмәт муниципаль районы Советының утыз тугызынчы сессиясендә катнашты. Сессиянең төп мәсьәләсе Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды. Конкурска өч кандидатура кертелгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тимур Нагуманов сайланды.

Үз чыгышында министр Әлмәт Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясендә мөһим урынны алып тора, дип билгеләп үтте. «Безнең министрлык сезнең муниципаль берәмлек белән нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итүне, без, Әлмәт муниципаль берәмлегенең яңа җитәкчесе белән бәйлибез, аңа социаль-икътисади үсеш, халык проблемаларын хәл итү һәм яшь буын инициативаларына ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә кертүне дәвам итәргә кирәк», - дип ассызыклады Дамир Фаттахов.

Шулай ук министр быел капиталь ремонт ясалган «Импульс» яшүсмерләр клубында булды, яңартуга әзерләнүче «Искра» һәм «Юлчы» клублары белән танышты. Клубларга 2020 елда капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International