«Доброволец России – 2019» конкурсының читтән торып уздырылган этабына йомгак ясалды. Конкурска барлыгы 28 144 проект бирелгән иде. Идел буе федераль округында 14 регионнан 124 проект сайлап алынган. Жюри хуплаган проектлар арасында 16 Татарстан проекты да бар. Быел конкурсның грант фонды 45 млн сум тәшкил итә.
«Россия доброволецы-2019» конкурсы лауреатлары Халыкара иреклеләр форумында игълан ителәчәк, ул традиция буенча ел ахырында Мәскәүдә узачак. Җиңүчеләр үз инициативаларын тормышка ашыру өчен 2 миллион сумга кадәр грантлар алачаклар.