Болгар шәһәрендә студентлар белем бирү форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре өчен проект сессиясе узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чара «Корпоратив университет» проекты кысаларында үткәрелде. Сессиядә республиканың 27 районыннан һәм шәһәреннән 44 делегат катнашты.
Проект сессиясе кысаларында катнашучылар яшьләр учреждениеләре эшчәнлегенең концепциясе һәм типлаштырылган нигезләмәләре турында фикер алыштылар, Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе нигезендә яшьләр оешмаларының эш стандартларын эшләделәр.