Дамир Фаттахов: «Грант конкурсы барлык кызыксынучы затлар өчен аңлаешлы, ачык һәм үтемле булырга тиеш»

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

13 майдан 13 июньгә кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре проектларына грант ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итте. Грант конкурсының гомуми бюджеты 18,4 млн. сум тәшкил итте.

Конкурста катнашучылар беренче тапкыр электрон рәвештә заявка бирде. Гаризада проектның актуальлеген, аның максатларын һәм бурычларын, чаралар планын, бюджет һәм тәкъдим ителгән проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча ирешергә планлаштырылган нәтиҗәләрне тасвирларга кирәк иде.

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов конкурста җиңүчеләр белән очрашты.

Министр сүзләренә караганда  грантларны бүлү буенча конкурс гариза бирүчеләр өчен гади, кызыксынучылар өчен ачык һәм тормышка ашырылган проектлар нәтиҗәләре күзлегеннән караганда максималь нәтиҗәле булырга тиеш: «Шуңа күрә без яшьләр эшләре министрлыгы грант конкурсын үткәрү форматын тулысынча яңарттык – берничә зур булмаган конкурсны берләштердек, гаризаларны кабул итү өчен электрон мәйданчык булдырдык һәм эксперт советын яңарттык. Безнең өчен конкурста мөмкин кадәр күбрәк төрле яшьләр бергәлеге катнашуы мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International