Тиздән Яшьләр эшләре министрлыгында форум кампанияләрендә катнашучыларның һәм проектларның бердәм реестры барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фаттахов балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре арасында уздырылган грантлар республика конкурсында җиңүчеләр белән очрашуда белдерде.