Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларының ремонт эшләре дәвам итә

2019 елның 2 августы, җомга

Быелдан Татарстанда балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Әлеге программа Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә оештырыла.  Керү юлларын ремонтлау эшләре 12 муниципаль берәмлектә 18 балалар сәламәтләндерү лагеренә 250 млн. сумга башкарылачак, озынлыгы 21,965 км. бүгенге көндә эшләрнең гомуми проценты-41,1%. Биш лагерьда ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International