«Траектория премиясе» яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнешенә ярдәм итүче иң яхшы проектларны билгеләячәк. Конкурс икътисадның реаль секторында яшьләрнең һөнәри юнәлеш бирүенә һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында үзбилгеләнүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау максатыннан үткәрелә. Анда 18 яшьтән алып РФ гражданнары һәм юридик затлар, шул исәптән коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, белем бирү оешмалары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары катнаша ала. Конкурс Россиянең барлык субъектлары территориясендә өч этапта узачак. Катнашу өчен яшьләргә теркәлү узарга һәм 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк.