Татарстанның эшләүче яшьләре Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсында катнашачак

2019 елның 9 августы, җомга

ТР Яшьләр министрлыгында «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышы узды. Утырыш кысаларында «2019-2022 елларда Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру, эшче яшьләр конгрессын оештыру һәм уздыру турында фикер алыштылар һәм беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International