2 августтан 18 августка кадәр Донецк һәм Лугансктан 92 бала Татарстан Республикасының «Заречье» үзәгендә ял итә. 16 көн дәвамында балалар Татарстан тарихын өйрәнәләр, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышалар.
Бүген балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сәламләде.