Иртәгә Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты башлана.
Дөнья чемпионаты кысаларында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм профориентация максатларында «Посетитель» программасы оештырылачак. Кунаклар өчен «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге 4 көн – 23-26 август көннәрендә эшләячәк. Бу вакыт эчендә чарага 100 меңнән артык кеше килер дип планлаштырыла, шуларның 43 173е оештырылган төркемнәр составында. "Йомыш белән килүче «программасында Россия Федерациясенең 83 субъектыннан 5 573 кеше катнашачак.