Үз лидерыңны сайлап ал: Яшьләр парламенты кандидатларына кызыксындырган сораулар бирергә мөмкин

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлауларның беренче көне узды. Кандидатлар сайлау алды программасын тәкъдим иттеләр, яшьләрне борчыган темалар буенча фикер алыштылар һәм зал сорауларына җавап бирделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һ. б. чараның мәртәбәле кунаклары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International