Россия Федерациясе мәгариф министры Татарстан балаларының ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру системасын уңай бәяләде

2019 елның 23 августы, җомга

WorldSkills дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева килде.  Кайбер чаралар барышында ул «Идел» яшьләр үзәгенең инфраструктурасы һәм эшчәнлеге белән танышты. Очрашу кысаларында Татарстанның Яшьләр эшләре  министры Дамир Фаттахов федераль кунакка республикада балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру системасын тәкъдим итте. Дамир Фаттахов үз чыгышында иң мөһим биш фундаменталь өлешкә тукталды: норматив база, инфраструктура, кадрлар эше, эчтәлек яки ялның контент өлеше һәм комплекслы иминлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International