20-26 август көннәрендә Татарстан делегациясе «Таврида – АРТ» иҗат бергәлекләре фестивалендә катнаша. Катнашучылар белем бирү программасын уздылар, Россиянең атказанган эшлеклеләреннән мастер-класслар карадылар. Фестиваль Россиянең 85 төбәгеннән 4500 яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен берләштерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Таврида – АРТ» та яшьләр инициативаларының киң колачлы грант конкурсы узды. Чара кысаларында 464 гариза бирелгән, шуларның 86,9 млн сумлык 130 проектка грант ярдәме алуга тәкъдим ителгән.
Фестиваль кысаларында грант конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең егет-кызларыбыз алты миллион унбиш мең сумлык грантлар алдылар.