ХХІХ татар яшьләре көннәре: 140 делегат, татар теле дәресләре, мастер-класслар, проектларны тәкъдир итү

2019 елның 27 августы, сишәмбе

26-30 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында «Татар яшьләре көннәре» Халыкара яшьләр форумы уза. Биш көн эчендә Россиянең 30 субъектыннан 140 делегат, шулай ук Төркия һәм Үзбәкстаннан катнашучылар Түбән Новгород, Ярославль, Чебоксар һәм Казанга киләчәк.

Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерүгә, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашуга, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International