Стокгольмда (Швеция) «Викимания-2019» XV Бөтендөнья конференциясе узды. Бу вакыйга Вика-дөньяда иң масштаблысы санала, чөнки ул бөтен дөньядан 1000нән артык википедистны җыя.
Быелгы конференциянең темасы: Викимедиа, ирекле белем һәм тотрыклы үсеш максатлары. Хедлайнерлар булып Википедиягә нигез салучы Джимми Уэйлс, Викимедиа Фондының башкарма директоры Кэтрин Маэр һәм БМО музее директоры Майкл Эдсон чыгыш ясады.
Россия делегациясе составында Сәләт активистлары Тимерхан Шәйхетдинов һәм Фәрхәд Фәткуллин да бар иде.