«Посетитель» программасы кысаларында 83 субъекттан делегатлар өчен индивидуаль маршрутлар оештырылды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм профориентация максатларында «Посетитель» программасы оештырылды. Оештырылган төркемнәр составында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 83 субъекттан килгән катнашучылар булды.

Һәр делегация өчен индивидуаль график төзелгән, 83 маршрут эшләнгән. «Казан Экспо» объекты буенча экскурсия 2 сәгать тәшкил итте. 20 кешедән торган оештырылган төркемнәрне маршрут дәвамында волонтерлар-гидлар озатып йөрде. 470 волонтер-гид эшләде. Делегацияләр регион экипировкаларында килделәр һәм шул рәвешле үз субъектын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International