Рөстәм Миңнеханов: «Безгә яшьләрне ишетү мөһим»

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада «Автобус 14..30» акциясе кысаларында яшьләр белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашты.

 «Яшь министрлыкны 2018 елда гамәлгә кую дөрес карар булды. Аның эшчәнлеге стандарт проектларга гына тукталып калмый, ә аларның кысаларыннан чыга. Безгә яшьләрне ишетү мөһим. Уртак көч белән без республика районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр тормышын яхшырак итә алачакбыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан яшьләре исеменнән аңа брендлы толстовка тапшырылды һәм автобус буенча экскурсия үткәрелде. 

 «Нәкъ бер ел элек ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештырылды, һәм бу тулысынча сезнең министрлык! Безнең миссия – сезгә, идеяләрегезне һәм проектларыгызны тормышка ашыру өчен шартлар булдыру», - диде Дамир Фаттахов. Министр яшьләрне үз проектларын актив гамәлгә ашырырга чакырды.

 Түбән Камада, башка районнардагы кебек үк, яшүсмерләрне һәм яшьләрне эшкә урнашу мәсәләсе кызыксындыра. Алар үзләренең иҗади потенциалын үстерергә, тәҗрибә тупларга һәм «Келәм» яшьләр үзәгендә профессионаллар белән аралашырга тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International