Татарстанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар актив дәвам итә. Кандидатлар үзләрен конкурс дебатларында тәкъдим итәләр, «безгә барыбер түгел» дигән тематикалы видеороликлар төшерәләр һәм республика халкын үз кандидатуралары өчен тавыш бирергә үгетлиләр. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 6 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә ябылачак. Сайлауларга йомгак 20 сентябрьгә кадәр ясалачак.