2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
Прописка буенча үз сайлау участогын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин.
Әгәр сез теркәлү урыны (прописка) буенча яшәмисез икән, Татарстан Республикасы территориясендә сезнең өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк.