16-21 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсендә өченче «Поколение» Бөтенроссия патриотик милләтара лагере узачак. Анда катнашырга Россия төбәкләреннән студентлар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, этнокультура берләшмәләре лидерлары чакырыла.
Катнашучылар өчен сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, музыкантлар, язучылар, артистлар белән очрашулар оештырылачак. Яшьләр актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-классларда, төрле спорт чараларында һәм экскурсияләрдә катнаша ала.
Профессиональ режиссерлар һәм продюсерлар җитәкчелегендә балалар милләтара тематика буенча социаль роликлар булдырачаклар, алар төбәк каналларында трансляцияләнәчәк.