Бүген 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү тәмамланды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгында сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашында узды.