«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бала хокук дөньясында» VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды.
Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым-аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала.
Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле Вәкил сайтында урнаштырылган.