Алсу Сәетова Яшьләр эшләре министрлыгы командасында эшен тәмамлады

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов җитәкләгән яшь министрлык командасында министр ярдәмчесе Алсу Сәетова үз эшен төгәлләде. Ул, яңа эш урынына күчү сәбәпле, министрлыктан үз теләге белән эштән китте һәм «Ирек мәйданы» нәшрият йортын җитәкләячәк. Шул ук вакытта Алсу Сәетова яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховның иҗтимагый башлангычларда киңәшчесе булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International