18-20 сентябрьдә Казанда «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XVI ачык слеты узды. Чарада 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 200 кеше катнашты, алар республика районнары һәм шәһәрләреннән 17 команда составында көч сынаштылар.