Казанда VI Төрки яшьләр фестивале ачылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Бүген, 20 сентябрьдә, VI Төрки яшьләр фестивален ачу тантанасы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, КФУ ректоры, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров, «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина һ. б. катнашты.

Фестиваль программасында яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдир итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр планлаштырылган. Быел бу чарага 55 кеше, төрки иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International