Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шәһәр» Бөтенроссия урбанистик хакатонын уздыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Мәскәү архитектура институты контент-кураторы Анастасия Успенская, проектны оештыручы, ТР яшьләр үзәге бүлек җитәкчесе Кадрия Бугрова һәм Роскультцентр матбугат үзәге җитәкчесе Карина Стома катнашты.