Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Фәнни-методик советның чираттагы утырышы узды.
Совет кысаларында «Татарстан Республикасында яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында»аналитик доклад проекты буенча фикер алыштылар. Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, фәнни-методик совет рәисе Марат Бариев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм авторлык коллективы катнашты.