«Татарстан иреклесе-2019» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

9 сентябрьдә «Татарстан иреклесе-2019» төбәк конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге конкурсның максаты-Татарстан Республикасында иреклелек культурасын (волонтерлыкны) үстерү һәм формалаштыру.

Татарстан иреклесе-2019» конкурсы 4 этапта уздырыла:

- заявка этабы: 2019 елның 9-29 сентябре;

- читтән торып катнашу этабы: 2019 елның 19 сентябреннән 13 октябренә кадәр;

- турыдан-туры этап: 2019 елның 19-23 октябре;

- нәтиҗәләр ясау: 2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр иреклеләр республика форумында.

Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының иреклеләр үсеше үзәге сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International