Татарстанның балалар ялын оештыручылар 2019 елгы җәйге кампаниягә йомгак ясадылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Кырым Республикасының Бахчасарай районында 25-30 сентябрьдә узган семинарда Татарстан Республикасының балалар ялын оештыручылар 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар. Семинарда республиканың балалар ялын йөздән артык оештыручыны җыйды, алар арасында муниципаль берәмлекләр вәкилләре, лагерь башлыклары, профильле сменаларны оештыручылар һәм Татарстан Республикасында балалар ялын оештыру белән шөгыльләнүче башка белгечләр бар иде. 

Семинар балалар ялы индустриясен камилләштерүгә юнәлтелгән профильле сменалар, методикалар, технологияләр программаларын гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрне йомгак ясау, өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату өчен профессиональ мәйданчык булды. Оештыручылар шулай ук яңа сезонга әзерлек буенча перспектив планнар һәм стратегик бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International