Раил Абдрахманов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе итеп билгеләнде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Элегрәк ТР Яшьләр эшләре министрлыгында оештыру эшләре секторын җитәкләгән Раил Абдрахманов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Раил Абдрахманов 2012 елдан бирле ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов командасында эшли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендәге бүлекләрнең берсендә баш белгеч вазифасыннан башлый, соңрак анда бүлек башлыгы урынбасары булып эшли. Аннары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында аналитик бүлек башлыгы урынбасары булып эшләде. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы формалашу белән оештыру эшләре секторы мөдире итеп билгеләнде.

Өйләнгән, кызы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International