«Студентлар автобусы»: чит шәһәрләрдән килгән студентларга транспорт белән бәйле сорауларны яхшыртуга юнәлдерелгән

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Студентлар автобусы» социаль проекты 2017 елда Казан-Яр Чаллы-Казан юнәлеше буенча старт алды. 2017-2018 елларда проектта 1 560лап укучы катнашты, алар якынча 230 мең сум акчаны янга калдырдылар. Бу уку елыннан башлап яңа юнәлешләр һәм рейслар барлыкка килде, алар барлык уку-укыту рәвешләрендәге белем бирү оешмаларының чит шәһәрләрдән килгән студентларга студентлар ташлама белән туган шәһәрләренә барырга мөмкинлек бирәчәк. Ташламалар түбәндәге юнәлешләргә эшли:

- Казан – Яр Чаллы-Казан-350 сум;

- Казан-Теләче-Казан-100 сум;

- Казан-Бөгелмә-Казан-500 сум;

- Казан-Әлмәт-Казан-400 сум;

- Казан-Буа-Казан-300 сум;

- Казан-Йошкар-Ола-Казан-250 сум.

Шулай ук якын арада оештыручылар башка автопарклар белән дә хезмәттәшлек итәчәк, бу исә маршрутларның яңа юнәлешләрен кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International