Дамир Фаттахов: «ачык конкурс кысаларында профильле сменалар операторлары нәкъ менә аның профиль сменасы җәйге ял программасына керергә лаек булуын расларга тиеш»

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстанда балалар ялы системасы профильле сменалар форматында гамәлгә ашырыла. Дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре: гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗат, IT-сменалар. Мондый юнәлешләр хәзерге заман балаларының мәнфәгатьләрен исәпкә алалар һәм аларга үз мавыгуларын үстерү мөмкинлеген тәкъдим итәләр, иртә профориентация мәсьәләсен хәл итәләр.

2019 елның җәендә Татарстан Республикасы балалар лагерьларында профильле программаларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча республика эксперт - методик комиссиясе составында «Җәй» республика үзәге белгечләре һәм ТР балалар һәм яшьләр ялы ассоциациясенең бәйсез экспертлары республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә профильле лагерьларны тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитди хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International