«2020 елга юлламалар сату буенча онлайн-сервиска республиканың барлык балалар ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен тоташтыру планлаштырыла»

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

8 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча брифинг узды. 

Үз чыгышында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең бөтен тармагын цифрлаштыруга игътибар юнәлтте: «Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасының балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар сату буенча онлайн-сервис эшли башлады. Әлегә система 4 «Пионер», «Хыял», «Ялкын», «Чайка»балалар лагерьларында сынау режимында эшли. 2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә финанс һәм оештыру ресурслары булган очракта, проектка республикада булган барлык балалар ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләре дә кушылыр дип планлаштырыла. Сервис җәйге балалар ялы өлкәсендә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International