Волонтерлар хәрәкәтенең төп вакыйгасы, Халыкара доброволецлар форумы 2-5 декабрьдә Мәскәүдә узачак. Ул Россия һәм чит илләрдән ун мең катнашучыны берләштерәчәк. Форум алтынчы тапкыр үткәрелә. 2019 елдан башлап Форум «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проектының бер өлеше булып тора һәм волонтерлык үсеше һәм Россия Федерациясе гражданнарын ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясый.