Чистайда хәрби Комсомол дружинасы әгъзасы – А. Вотяков исемендәге күчмә Хәтер Кубогына мәктәп укучылары, студентлар оешмаларының җәмәгать тәртибен саклау буенча зона спартакиадасы узды.
Чарада ТР Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе Илдар Вәлиуллин катнашты.
Спартакиадада Татарстанның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан 7 команда катнашты.