14-16 октябрь көннәрендә Казанда «Пламя» балалар сәламәтләндерү лагере базасында балалар һәм яшьләр ялының профильле республика программаларының VI смотры уза.
Татарстан Республикасы балалар ялын оештыручылар, барлык ял рәвешләрендәге балалар сәламәтләндерү учреждениеләре, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, хосусый эшмәкәрләр 2020 елда читтән торып катнашу этабында игълан ителгән программаларны тәкъдим итәләр.
Бүген чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.