18-20 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Заречье» лагерендә ирекле хокук саклау отрядларының XVII үзешчән сәнгать фестивале узачак.
Чарада республикадан 130дан артык кеше катнаша. Фестиваль яшьләрнең иҗади һәм социаль активлыгын яклау, коллективларның иҗади казанышларын тәкъдир итү, республика яшьләренең дуслыгын ныгыту, аралашу даирәсен киңәйтү, отряд җитәкчеләре, кураторлары һәм коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашу максатларында үткәрелә.
Бүген Татарстанда «Форпост» 42 районнан 18 меңнән артык яшь кешене берләштерә. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр дә бар.