Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без хәтерлибез» проекты чаралары циклы башланды.
Проектта катнашу өчен һөнәри белем бирү оешмаларыннан – 25, югары уку йортларыннан 20 команда теләк белдергән. Интеллектуаль уен алты раундтан торды, аларның һәркайсы Татарстан тарихының билгеле бер чорына туры китерелгән иде.