Бүген, 21 октябрьдә, Казанда «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors»республика конкурсы старт алды. Бу дипломатия һәм Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге өлкәсендә талантлы кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен булдырылган Яшьләр дипломатиясе академиясенең масштаблы проекты. Конкурс Татарстан Республикасы базасында халыкара практикалар белән кызыксынуны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.