Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә Казан студентлар отрядларының укуы узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

16-18 октябрьдә Казан студентлар отрядларыннан килгән яшьләр Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә  булып кайтты. 

«Эзләнү фронты» проекты - «Россия эзләү хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары - эзтабарлар өчен Россиядә беренче, даими эшләүче уку йорты. «Отечество»Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге базасында Россия Федерациясендә үткәрелә торган эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатында заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә укыту гамәлгә ашырыла.

Белем бирү программасына эзләү эшләре нәтиҗәләрен документлаштыру һәм фото-фиксацияләү, кеше анатомиясе, топография һәм gps-навигация нигезләре, эзләү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм ВИПЦ эзләү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алуның бердәм системасы белән эшләү буенча теоретик һәм гамәли дәресләр керә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International