ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков бүген, 21 октябрьдә, эш сәфәре белән Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә булды. Эш сәфәренең максаты – 2019 елгы «Җәй-балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика комплекслы программасы объектларын карау. Ринат Садыйков ремонт эшләренең барышы белән танышты, урыннарда җаваплы затлар – подрядчы оешмалар, район җитәкчеләре белән очрашты.